news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Башкарма комитеты укучыларны хәрби хезмәткә әзерләүне оештырырга кушты

Бу уку елында Казанда белем бирү оешмалары укучыларын хәрби хезмәткә әзерләүне оештырачаклар. Башкарма комитет карарында язылганча, алар хәрби хезмәт нигезләре буенча белем алырга, хәрби-патриотик тәрбия буенча чараларда катнашырга тиеш. Карар документлар һәм хокукый актлар җыентыгында чыккан.

Укучыларны гомуми белем бирү оешмаларында, хәрби-патриотик, яшьләр һәм балалар берләшмәләрендә һәм уку пунктларында хәрби-гамәли спорт төрләре белән шөгыльләнүгә җәлеп итү күздә тотыла. Шәһәрнең спорт инфраструктурасы да кулланылачак.

Хәрби хезмәт нигезләре буенча дәресләрне шулай ук 16 яше тулган, әмма белем бирү оешмаларында укымый торган казанлыларга да үткәрәчәкләр. Шәһәрнең хәрби комиссарлары шулай ук беренче тапкыр хәрби исәпкә куелганда гражданнарга медицина тикшерүе үткәрүне оештырырга тиеш. Моннан тыш, хәрби хезмәткә чакырылу каралган гражданнарга дәвалау-сәламәтләндерү чараларын оештырырга һәм санитар-гигиена белемнәре бирү каралган.

Шулай ук Башкарма комитет ятимнәр һәм авыр тормыш хәлендә калган балалар белән эшне оештырырга кушты. Аларны югары хәрби училищеларга сайлаячаклар. Карарның үтәлешен Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова контрольдә тотачак.

Искәртеп узабыз, 21 сентябрьдә Россия Президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте. Махсус операция зонасында хезмәткә резервта торган 300 меңгә якын кешене чакыру планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100