news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның 175нче гимназиясе янында хәтер паркы ясарга җыеналар

Казанда узган елның май аенда һөҗүмгә дучар булган 175-нче номерлы гимназия территориясендә хәтер паркы төзеләчәк. Шундый тендер дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

Эшләрнең бәясе 7 миллион сумнан артык бәяләнә, акчалар Татарстан Республикасы бюджетыннан күчереләчәк. Татарстанның Баш инвестицион-төзелеш идарәсе заказчы булып тора.

Мемориаль парк булдырудан тыш, әлеге тендер «Светлая долина» торак комплексы янындагы паркның беренче чиратын 100 миллион сумга төзүне дә күздә тота. Конкурста катнашу өчен гаризалар 2 июньгә кадәр кабул ителә, ә подрядчы оешма 6 июньдә билгеләнәчәк.

175нче гимназиядә фаҗига 2021 елның 11 маенда булды: Казанда яшәүче 19 яшьлек егет мәктәпкә бәреп кереп, шартлаткычлар кулланды һәм бинадагы кешеләргә атты. 8а сыйныфының җиде укучысы һәм ике укытучы һөҗүм корбаны булды. 24 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100