Казанның Яңа Савин районында торбалардагы су басымы киметелә
Бу исә су үткәргечне күчереп ялгау эшләренә бәйле
(Казан, 8 август, “Татар-информ”). 9 сентябрь көнне сәгать иртәнге 9дан 10сы иртәнге 7гә кадәр Казанның Яңа Савин районындагы 17, 18, 25, 26, 27, 37, 38, 39 нчы кварталларындагы йортларда су басымы киметеләчәк. Шул хакта хәбәр иткән Казан шәһәре Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәләр бүлеге шәрехләгәнчә, бу Адоратский ур. – Ямашев проспекты турысындагы су үткәргечне күчереп ялгау эшләренә бәйле.
Вакытлыча китергән уңайсызлыклар өчен исә “Водоканал” муниципаль унитар предприятиесе казанлылардан гафу үтенә.