Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның вертолет төзүчеләре Латин Америкасы базары өчен көрәшергә әзер
Казанның вертолет төзүчеләре Латин Америкасы базары өчен көрәшергә әзер
(Казан, 9 март, "Татар-информ", Виктор Смирнов). Казан вертолет заводында апрель башында Мексиканың Тулука шәһәрендә ачылачак AEROEXPO авиация күргәзмәсенә әзерлек бара. Күргәзмә гражданнар авиациясе өлкәсендә уңышларга багышланган һәм анда "Боинг", "Эрбас", "Сикорский", "Белл" кебек танылган авиатөзелеш фирмалары катнашачак.
Вертолет заводының маркетинг бүлеге башлыгының урынбасары Олег Коноров хәбәр итүенчә, Латин Америкасы контингентында кулланылучы Казан вертолетларының паркы киң. Алар Перу, Мексика, Колумбия, Венесуэлла, Никарагуа һәм Кубада файдаланыла. Ул дәрәҗәле күргәзмәдә катнашу Казанның вертолет төзүчеләренә бу континентта эшчәнлекләрен киңәйтергә, элекке эшлекле мөнәсәбәтләрне ныгытырга һәм яңаларын төзергә мөмкинлек бирүен билгеләп үтте.
Казан вертолет заводының стендында планшет, видеоролик һәм күләмле модельләр төрендә "Актай", "Ансат", МИ-38 һәм Ми-17 вертолетларының очуы һәм файдаланылуы турында мәгълүмат тәкъдим ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз