news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Сул Болак урамында 9 мартта транспорт йөри башлаячак

Казанның Сул Болак урамында 9 мартта транспорт йөри башлаячак

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”). Сул Болак урамының Татар дәүләт гуманитар институты янындагы өлешендә төзекләндерү эшләре үткәрелү сәбәпле, бер ай чамасы элек туктатылган транспорт хәрәкәте 9 март көнне җайга салыначак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татар дәүләт гуманитар институтының административ-хуҗалык эшләре һәм финанс өлеше буенча проректоры Илһам Кыямов хәбәр итте.

Илһам Кыямов сүзләренә караганда, башта Сул Болак урамында хәрәкәтне бер атнага гына ябу планлаштырылган. ТГГИнең төзелә торган бинасын канализация, җылылык һәм кайнар су коммуникацияләренә тоташтыру өчен нәкъ менә шуның кадәр вакыт таләп ителгән. Ләкин әлеге эшләрне башкару вакытында торбаларның черүе ачыкланып, аларны яңаларына алыштырырга туры килгән. 9 мартка исә, Сул Болак урамында барлык җир һәм ремонт эшләре тәмамланырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100