news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Казанның Совет һәм Идел буе районнарының башлыклары алышынды

^Казанның Совет һәм Идел буе районнарының башлыклары алышынды

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Мария Семенова). Бүген Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең башкарма комитеты җитәкчесе Илсур Метшин республика башкаласының 7 административ районы башлыгын билгеләде.

Шәһәрнең 5 районы хакимияте башлыгы итеп элек бу вазифаларны башкаручылар билгеләнгән: Авиатөзелеш районында - - Андрей Белов, Киров районында - Александр Барышев, Мәскәү районында - Гүзәлия Минкина, Яңа Савин районында - Алексей Чугунов. Вахитов районын бу вазифага 2005 елның декабрендә билгеләнгән Руслан Шакиров җитәкли.

Шәһәрнең Совет һәм Идел буе районнарында хакимият башлыгы тарафыннан яңадан билгеләнгән башлыклар эшләячәк.

Идел буе районы хакимияте башлыгы итеп «Ритуал» МУПнең генераль директоры, Казан думасы депутаты Равил Кәримов билгеләнгән. Хәзер ул вакытлы ялда һәм тиздән яңа вазифасын башкарырга керешәчәк.

Казанның Совет районы хакимияте башлыгы вазифасына шәһәрнең башкарма комитеты җитәкчесе Илсур Метшин карары белән Владимир Фомин билгеләнде. Яңа башлыкка 45 яшь, югары белемле, 1982 елда Казанның Инженер-технология институтын тәмамлаган, белгечлеге буенча Түбән Камада эшләгән. 2000-2004 елларда ТР Дәүләт Советы депутаты булган, хәзерге вакытта «Бәхетле» ҖЧҖнең үсеш һәм файдалану буенча директоры булып тора.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100