news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Сандецкий утарында Яшьләр көненә концерт тәкъдим ителә

Бәйрәм чарасы 4 сәгатькә исәпләнгән

 (Казан, 24 июнь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 25 июнь көнне, Россиядә Яшьләр көне уңаеннан, Казанның Сандецкий утарында концерт программасы тәкъдим ителә.

Чара сәгать 17.00 дә Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе программасы белән башлана. Тамашачыларга алар консерваториянең 70 еллыгы уңаеннан әзерләнгән 1 сәгатьлек программа күрсәтәчәк.

Алардан соң исә “Ренессанс” камера-кыллы оркестры чыгыш ясар дип көтелә. Сәгать 19.00 дә Сандецкий утарына килүчеләрне “Иң яхшы опера” проекты сәламли. Алардан соң исә яңа музыкаль төркеме белән битбокс остасы Митя Бурмистров чыгыш ясаячак.

Бәйрәм чарасы сәгать 21.00 гә кадәр дәвам итәчәк.

Бу хакта бүген “Татмедиа” мәйданчыгында “Татар-информ” МА уздырган матбугат конференциясендә ТР Мәдәният министрлыгының музей эшен үстерү бүлеге җитәкчесе Дамир Натфуллин хәбәр итте.

Концертка керү — ирекле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100