Казанның Сөләйман мәчетендә соңгы корбанлык чалынды
Казанның Сөләйман мәчетендә соңгы корбанлык чалынды
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). Бүген, Корбан бәйрәменең өченче көнендә, Казанның Левченко бистәсендә урнашкан Сөләйман мәчетендә соңгы корбанлык чалынды. Монда шушы бәйрәм көннәрендә барлыгы 115 корбанлык сарык чалынган. Корбан итләренең күбесе башкалабыздагы күп балалы гаиләләрнең «Шәфкать»(«Милосердие») дип аталган ярдәм фонды аркылы күп балалы гаиләләргә, инвалид коляскаларында гына хәрәкәт итүче авыру балаларга һәм караучысыз калган карт-корыларга таратылган.
Бүген корбан кылынган соңгы сарык та, 60тан артык мәхәллә картына өләшенәчәк.
Киләсе җомга көнендә мәчеттә мохтаҗлар өчен зур Корбан мәҗлесе үткәреләчәк.