news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанның “Рубин”ы белән грекларның “Панатинаикос”ы арасындагы матчка билет бәяләре төшкән

Биредә 150 сумнан 500 сумга кадәр бәяләр кимү турында сүз бара, башка ташламалар да каралган

(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”). 2 ноябрь көнне 20.30 сәгатьтә Казанның Үзәк стадионында җирле “Рубин” белән грекларның “Панатинаикос”ы арасында матч башлана. Чемпионнар Лигасы төркем этабының мөһим уеннары алдыннан Казанның “Рубин” футбол клубына мөмкин кадәр күп җанатар рухи көч биреп торсын өчен, матчка керү билетларының бәяләре төшерелгән.

Мәсәлән, 2 категорияле билет элек 2,3 мең сум торса, хәзер – 1,8 мең сум, 3 нче категориялесе 1,5 мең сумнан 1,1 мең сумга, 4 нче категориялесе 1,2 мең сумнан 900 сумга, 5 нче категориялесе 1 меңнән 750 сумга һәм 6 нчы категориялесе 500 сумнан 350гә калган. Шулай ук, әлеге матчта “1+1” акциясе гамәлдә, ягъни 1 нче категорияле 5 мең сумлык билет алсаң, икенчесе бушлай эләгә. “Панатинаикос” белән 2 ноябрь һәм “Копенгаген” белән 24 ноябрь көннәрендә буласы уеннарга берьюлы билет алганнарга исә өстәмә 25 процентлы ташлама каралган, дип хәбәр итә Казан шәһәре Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәләр бүлеге. Болар хакында тулырак мәгълүматны 8-800-1000-116 телефоны буенча алырга була.


 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100