news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

^Казанны районнар ярдәме белән кардан арындырачаклар

^Казанны районнар ярдәме белән кардан арындырачаклар

(Казан, 10 март, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Узган тәүлектә кар төялгән йөк машиналары 564 рейс ясаган. Чүплекләргә 4386 тонна кар чыгарылган. Әмма шәһәрне кардан тулысынча чистарту өчен кимендә өч көн кирәк. Белгечләр сүзләренчә, бу Казанда булган иң көчле буран. Шуңа күрә, хәзер тышкы объектларны агымдагы тәртиптә тоту һәм үстерү департаменты белгечләре телефон аша район предприятие һәм оешмалары белән элемтәгә керергә тырыша.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100