Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның меңъеллыгына багышланган очрашу
Казанның меңъеллыгына багышланган очрашу
(Төмән, 4 октябрь, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Төмән дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты доценты, татар мәдәнияте буенча лекция курслары алып баручы Вәлимә Сәгыйть кызы Ташкалова, башка программалары белән беррәттән, институтның студентлары һәм укытучыларын чакырып, Казанның олы бәйрәме турында сөйләде. Ул Казаннан алып кайткан китаплар, сувенирлар, милли киемнәрдән күргәзмә дә оештырып, иң күренекле урынга Татарстан әләме һәм гербын да урнаштырган иде.
Вәлимә ханым кунакларны казанлыларның ничек итеп җылы каршы алуларын һәм барлык бәйрәм чаралары турында да тәфсилләп сөйләде. Кол Шәриф мәчете, гаҗәеп соклангыч Ипподром, Милли мәдәниятләр үзәгендәге музей һәм Стадионда алган онытылмаслык тәэсирләре белән бүлеште ул. Бәйрәм турында гына түгел, кыскача гына татар халкының тарихы, Татарстанның үсеш юллары, бүгенге казанышлары турында да мәгълүмат бирде. Очрашуга килгән укытучылар һәм укучылар аны зур кызыксыну белән тыңлады һәм бик күп сораулар да бирде.
Вәлимә Ташкаловага бу кызыклы чараны оештырып үткәргәне өчен халык олы рәхмәтен белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз