(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”). Иртәгә, 16 апрельдә, Казанның Авиатөзелеш, Вахитов, Киров һәм Совет районнарындагы кайбер йортларда ут бетеп торачак.
Бу – электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электр техникасы җиһазларын планлы төзекләндерү һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә “Сетевая компания” ААҖ матбугат хезмәтенә сылтама белән мэрия сайты.
16 апрельдә 8.00 сәгатьтән алып 17.00 сәгатькә кадәр Совет районының Ломжа ур., 4, 4а, 6, 6а, 8, 9, 11, 12, 13, 14, 16 адреслары буенча ут булмаячак. Шул ук сәгатьләрдә Вахитов районындагы Әхтәмов ур., 4/17, 7 адреслары буенча электр уты булмаячак.
9.00 сәгатьтән алып 17.00 сәгатькә кадәр Авиатөзелеш районының түбәндәге адреслары буенча электр утын сүндереп тору планлаштырыла:
Кунанбай ур., 14-32;
Литвинов ур., 1-29;
Луначарский ур., 2-12;
Соликамск ур., 1-15, 2-14.
Моннан кала, 9.00 сәгатьтән алып 17.00 сәгатькә кадәр Киров районының түбәндәге адреслары буенча ут булмаячак:
Жуковка ур., 1, 4, 8, 10, 12, 14;
Кожевенная ур., 28, 30, 36, 38, 40, 4-38;
Речная ур., 13;
Рабочая ур., 7, 9;
Урак һәм Чүкеч ур., 2/26.