news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның кайбер йортларында электр уты бетеп торачак

Сәбәбе - төзекләндерү эшләре башкару һәм техник хезмәт күрсәтү

 (Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”). Электр үткәрү линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле рәвештә, киләсе атна башында 4 көн, 8-11 декабрьдә, Казанның Совет, Идел буе һәм Киров районнарының кайбер йортларында электр уты сүндереләчәк.

Бу хакта “Сетевая компания” ААҖ матбугат хезмәте кисәтә. Шул арада утсыз утырачак йортларның исемлеге, ә алар бик күп, Казан мэриясе сайтында бирелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100