Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның “Кәҗә бистәсе” метро станциясендә тиздән эскәмияләр урнаштырылачак
Аларны якындагы ике атна эчендә куярга ниятлиләр
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Казанның “Кәҗә бистәсе” метро станциясендә тиздән эскәмияләр урнаштырылачак. Аларны якындагы ике атна эчендә куярга ниятлиләр. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Казанның Җир асты транспорт корылмаларын төзү дирекциясе баш инженеры Дмитрий Дорофеев хәбәр итте.
Эскәмияләрне метроның башка станцияләрендә булган күләмдә урнаштырачаклар. Хәзер исә пассажирлар (алар арасында өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар да шактый) электр поезды килгәнен басып көтәргә мәҗбүр.
Станциянең башка җиһазларын урнаштыру (әйтик, транспорт карталарын тулыландыру автоматы) эксплуатация оешмасы – “Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятиесенең вазифасына керә, дип хәбәр итте Д.Дорофеев.
Ә менә “Энергетика университеты” тукталышындагы җәмәгать транспорты хәрәкәтенә бик нык комачаулык итүче койма алга таба да үз урынында калачак. Эш шунда, әлеге урында демонтаж камерасы урнашкан, анда метрополитенны алга таба төзү барышында тоннель казу машиналары киләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз