news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның иң яхшы укытучысына конкурс бара

Бу хакта мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин шәрехли

(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Республика башкаласы педагоглары арасында “Казан шәһәренең иң яхшы укытучысы-2011” конкурсы игълан ителде. Мәгариф системасында эшләүчеләрнең һөнәри осталыгын күтәрү, арада иң осталарын ачыклап тантаналы рәвештә бүләкләү, шул рәвешле, хезмәттә үсешкә омтылыш булдыру максаты алга чыгарыла, дип белдерде мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин.

Әлеге идарә оештырган конкурс “Иң яхшы укытучы-предметчы”, “Иң яхшы укытучы-филолог”, “Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең иң яхшы тәрбиячесе”, “Өстәмә белем бирүнең иң яхшы педагогы” – барлыгы 4 номинация буенча бәяләнә. Шәһәр этабында һәр районнан һәрбер номинация буенча җиңүгә ирешкән 2шәр кеше катнаша. Быел конкурста үзен сынап карарга теләгән 56 педагогның 48е хатын-кыз, күпчелегенең хезмәт стажы дистә ел да юк.

И.Һадиуллин шәрехләгәнчә, 14 февральда читтән торып сайлап алу туры булган, анда конкурсантлар тиешле документлары белән бергә “Минем педагогик фәлсәфәм” темасына эсселарын тапшырган. 15-18 февральда укытучыларны дәрес бирү, методик семинар, укучылар һәм ата-ана белән әңгәмәләшү буенча сынау каралган һәм аларның нәтиҗәләре 22 февральда игълан ителә. 25ендә конкурсның финалына чыгучылар мастер-класслар уздырып һәм “ачык дискуссия”ләрдә катнашып көчен сыный. Ә өстәмә белем бирүче педагоглар өчен конкурс 18ендә, тәрбиячеләрнең 24ендә төгәлләнә. Соңгы турда иҗади үзтәкъдим ителеш-мөрәҗәгать җиңүчеләрне хәл итә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100