Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның Гагарин урамында урнашкан бала тудыру йорты төтенләнгән
Янгын бала тудыру йорты янәшәсендәге бинада чыккан
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда, янәшәсендәге бинаның подвалында чыккан янгын аркасында, бала тудыру йорты бинасы төтенләнгән, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
"Янгын файдаланылмый торган бинаның подвалында чыккан. Чүп-чар һәм иске җиһазлар янган. Янгынның сәбәбе ачыклана", - дип билгеләп үтте агентлыкның әңгәмәдәше.
Матбугат хезмәтендә аныклап узуларынча, бала тудыру йорты, ике подвалның да тоташкан булуы сәбәпле, төтенләнгән.
Гагарин урамында урнашкан 4нче бала тудыру йортындагы янгын турында хәбәр 00.20дә алынган, ул 00.37дә сүндерелгән. Янгын мәйданы 2 квадрат метрны тәшкил иткән.
Янгын сүндерүчеләр медицина учреждениесенә бала тудыру йортында урнаштырылган автомат система сигналы алынганнан соң килгән. "Бары беренче кат кына төтенләнгән иде. Эвакуация кирәкмәде, зыян күрүчеләр һәм үлүчеләр юк", - дип сүзен йомгаклады агентлыкның әңгәмәдәше.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз