news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның “Динамо” волейболчылары “Уралочка” командасын тар-мар итте

Екатеринбург командасы Казанга янә баш тренер һәм төп уенчылардан башка килгән.

Казанның “Динамо” волейболчылары “Уралочка” командасын тар-мар итте
Ильнар Тухбатов

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Алексей Анисимов). Россия чемпионатының 14нче туры матчында “Динамо-Казан” хатын-кызлар волейбол командасы  Татарстан башкаласында үз мәйданчыгында Екатеринбургның “Уралочка” командасын тар-мар итте.

“Динамо” уенчылары бу җиңүдән соң илкүләм беренчелек турнир таблицасында лидерлык итә. Казан кызлары Мәскәү “клубташлары”ннан 3 очкога алда.

Хатын-кызлар волейболы. 2017/2018 сезоны Россия Суперлигасы чемпионаты. 14нче тур.

«Динамо-Казан» – «Уралочка-НТМК» (Екатеринбург) – 3:0 (25:17, 25:16, 25:12).

news_right_1
news_right_2
news_bot