news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның 6 нчы балалар сырхауханәсендә үсмерләргә ковидтан вакцинация башланды

Бүген сырхауханә 93 нче гимназия укучыларын кабул итте.

Казанның 6 нчы балалар сырхауханәсендә үсмерләргә ковидтан вакцинация башланды
Михаил Захаров

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда балаларга коронавирустан вакцинация уздыра башладылар. Балалар өчен «Спутник М» вакцинасының барлыгы 50 дозалык беренче партиясе бу атнада Казанның 6 нчы шәһәр балалар сырхауханәсенә кайтарылган.

Прививканы 12 яшьтән алып 17 яшькәчә балалар ата-аналар ризалыгы белән ясата ала. Башта балаларны педиатр карый, аннары әти-әниләрдән язмача ризалык алалар, әти-әни табибларның сорауларына җавап бирә.

Табиблар балалар арасында прививка ясатырга теләүчеләр аз булмавын әйтте. Соңгы берничә көндә көненә якынча унлап балага прививка ясалган. Бүген исә сырхауханә 93 нче гимназия укучыларын кабул итте.

11 сыйныф укучысы Светланага прививкага үз теләге белән килгән. Вакцинациягә килү карарын ата-анасы да хуплаган. «Коронавирус каты йөри бит. Бөтен булган ысуллар белән сакланырга кирәк. Бу бит сәламәтлекне саклау дигән сүз. Битлекләр саклый инде, ләкин вакцина да кирәк», — диде ул журналистларга.

Вакцинация алдыннан табиб Светаның кан басымын, температурасын үлчәде, сатурациясен карады. Хәле әйбәт булуына инангач кына прививкага алып керделәр.

«Мин авыру ничек узганын, өзлегүләрен дә бик яхшы беләм. Шул өзлегүләрне булдырмый калу юлы бар икән, димәк, балаларга да прививка ясату хәерле. Мин үзем дә прививка ясаттым, балама да ясатырга телим, ул очракта авыру эләксә дә, авыр кичермәячәген беләм», — диде баш табиб урынбасары Фәридә Габделхакова.

Прививкадан соң баланың температурасы күтәрелергә мөмкин, анысы аның башка привикалардан да шулай була. Вакцинациядән соң беренче ике көндә физик активлыкны киметергә кирәк. 2-3 көннән симптомнар узмаса, дежур табибка барып киңәшләшү мөһим.

«Спутник М» вакцинасы «Спутник V» ның биш тапкыр җиңеләйтелгән варианты. Бу концентрация антитәнчекләр ясалсын өчен җитәрлек санала. Бу ике компонентлы вакцина, беренчесеннән соң өч атна узгач, икенчесен ясатыр алдыннан баланы, шулай ук, педиатр карый.

Прививкага Дәүләт хезмәтләре порталы аша язылырга яки дежур педиатрга барырга кирәк. Вакцинация узу өчен каршылыклары да бар — аллергия реакциясе, ОРВИ симптомнары, аутоиммун авырулар һәм кискенләшү стадиясендәге хроник чирләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100