news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Казанның 1000 еллыгы алдыннан Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының шәхси составын барладылар

^Казанның 1000 еллыгы алдыннан Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының шәхси составын барладылар

(Казан, 17 август, "Татар-информ", Сергей Семеркин). Бүген Татарстан башкаласында Россиянең Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының шәхси составын һәм техникасын барладылар. 13-14 августта Казанга Россиянең Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе-Урал төбәк үзәгенең гражданнар оборонасы көчләре килде. Күчмә отряд Екатеринбург һәм Уфаның ике төбәк отрядының дүрт хәрби частеннән һәм коткаручылардан тора. Палаткалардан торган шәһәрчектә барлыгы 82 кеше һәм 37 техника урнашты. Коткаручылар авария-коткару җиһазлары һәм кирәк-яраклар белән коралланган. Аларның карамагында мобиль элемтә үзәге, радиация разведкасы бронетранспортеры, тиз эш итүче күчмә бригадалар.

Шәһәрнең 1000 еллыгына килгән коткаручыларның әзерлеген Россиянең Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе-Урал төбәк үзәге башлыгы урынбасары полковник Андрей Заленский һәм ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Валерий Власов бәяләде. Россиянең Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының шәхси составының өйрәнүләре һәм күнегүләре штат расписаниесе буенча үткәрелә. Казан юбилее башлануга санаулы көннәр калгач практик шөгыльләр саны арттырылачак. Коткаручылар махсус полигоннарда мегаполиста булырга мөмкин булган гадәттән тыш хәлләрнең барлык категорияләрен карыйлар. Тиздән тимер юлда вагоннар куелачак, анда коткаручылар метрода гадәттән тыш хәлләр булган очракта ничек эш итәргә икәнлегенә өйрәнәчәк. Кинологлар этләр белән урманда югалган кешеләрне "табу" белән шөгыльләнә.

24 августта Казанга Россиянең Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының "Лидер" һәм "Центроспас" коткару операцияләре үткәрүче отрядлары килүе көтелә. Бу атнада Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорски, Чаллы, Түбән Камадан коткаручылар (10 коткаручы һәм 2 техника) киләчәк.

Искә төшереп үтәбез, Казанның 1000 еллыгы бәйрәм итү чорында гадәттән тыш хәлләр булган очракта оператив эш итүне арттыру өчен Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчләре ике эшелонга бүленгән. Беренче эшелон мәдәни чаралар үткәреләчәк объектлар, мәйданнарда, шул исәптә саммит объектлары, чит ил кунакларының йөрү маршрутлары һәм яшәү урыннарын саклый. Постларның җаваплылыгы кизү тору урыныннан 1-1,5 километр радиуста билгеләнә. Беренче эшелонга 500 кеше һәм 72 техника кергән.

Икенче эшелонның көчләре коткару һәм башка кичектергесез эшләр, шулай ук бәйрәм чаралары булмый торган объектларда булырга мөмкин гадәттән тыш хәлләргә оператив игътибар итү өчен билгеләнгән. Ул 524 кеше һәм 109 техникадан тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100