Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казаннан мобилизацияләнгән кешеләрнең гаиләләренә күрсәтеләчәк ярдәм төрләре билгеле
Казаннан мобилизацияләнгән кешеләрнең гаиләләренә күрсәтеләчәк ярдәм төрләре турында бүген Казанның социаль-гуманитар мәсьәләләр буенча шәһәр штабы утырышында сөйләделәр. Башкарма комитет хезмәткәрләре барлык мобилизацияләнгән ир-атларның гаиләләре белән танышып чыкты, нинди төр ярдәм кирәген ачыклау өчен аларның әти-әниләре, хатыннары, балалары белән аралашты.
«Гаиләгә социаль паспорт ясау һәм өлешчә мобилизация белән бәйле сораулар буенча оператив ярдәм күрсәтү өчен, 16 төп сораудан торган сораштыру эшләнде. Гаиләләрнең 70 проценты анкеталарны тутырды, алар эшкәртелгән, бу эш бүген тәмамланды. Эшкәртү нәтиҗәләрен анализлап, без төп блоклар буенча бурычлар булдырдык. Беренче блокта юридик аңлатмаларга кагылышлы мәсьәләләр. Сорауларның икенче блогы тулысынча балалар белән бәйле – балалар бакчасына урнашудан алып мәктәпләрдә туклану белән тәэмин итүгә кадәр», – дип сөйләде Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Булат Алеев.
Мобилизацияләнгән казанлыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү механизмнарын штаб 10 октябрьгә кадәр билгеләячәк.
Мобилизацияләнгән кешеләрнең туганнарына ташламаны раслый торган махсус карточкалар биреләчәк.
Штаб инде кайбер мәсьәләләр буенча ярдәм күрсәтә:
- Балаларга мәктәпләрдә 10 октябрьдән алып уку елы ахырына кадәр бушлай ике тапкыр туклану оештырылган.
- 1 ноябрьдән мәктәпкәчә яшьтәге балалар балалар бакчаларына бушлай йөриячәк.
- Мобилизацияләнгән кешеләрнең балалары 10 октябрьдән барлык төр җәмәгать транспортында бушлай йөри алачак.
- Балалар музейларга, театрларга һәм зоопаркларга бушлай йөриячәк. Бала белән бер олы кеше бушлай керә алачак.
- Балалар өчен бассейннарга һәм спорт залларына йөрү бушлай булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз