news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казаннан Кырымга килгән турист тауда адашкан, аңа коткаручылар ярдәм иткән

Узган шимбә, 6 август кичендә, ике турист кыз Кырымда Аю-Даг тавына менгән. Кайсыдыр мәлдә алар сукмактан читкә киткән һәм адашкан. Кырым Республикасының Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә шул турыда хәбәр иттеләр.

Урынга коткаручылар килгән. Алар югалган туристларга шалтыратып, аларның торган урынын ачыклаган һәм эзләп киткән. Бер сәгатьтән соң коткаручылар кызларны кеше өчен йөрү кыен булган, тау токымнары өелгән җирдә таба. Кызларның «ялган сукмак» дип аталган юлдан кереп китеп адашулары ачыклана.

Туристларның берсе Казаннан, икенчесе Ярославльдән килгән. Кызларны куркынычсыз урынга алып чыкканнар, шуннан соң алар белән профилактик әңгәмә үткәргәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100