news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казаннан чыгу юлында төзелә торган бинада янгын чыккан

Казанда кичке сигезенче яртыда янгын сагы хезмәтенең 101нче номерына Горький шоссесында янгын булуы турында хәбәр иткәннәр. Янгын төзелә торган бинаның беренче катында чыккан.

Хәзер урынга килгән янгын сүндерүчеләр ут сүндерә. Ачыкланганча, 50 квадрат метр мәйданда төзелеш чүп-чары яна башлаган.

Бинада кеше юк, ут таралу куркынычы да күзәтелми. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100