news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казаннан аэропортка өстәмә электричкалар 11 гыйнварда билгеләнәчәк

Казан-Аэропорт-Казан юнәлешендә өстәмә электричкалар 11 гыйнварда билгеләнәчәк. Бу хакта «Содружество» компаниясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә концерт булу сәбәпле, өстәмә шәһәр яны поездлары кертелә», – дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.

Казаннан 7602 номерлы электричка 18.04 сәгатьтә китә һәм «Аэропорт» станциясенә 18.24 сәгатьтә килеп җитә.

7603 номерлы поезд «Аэропорт» станциясеннән 22.20 сәгатьтә китә, ә 22.40 сәгатьтә Казанда була.

Поездлар тукталышларсыз хәрәкәт итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100