news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казаннан Адлерга өстәмә поездлар йөри башлый

Казан – Адлер маршруты буенча өстәмә поездлар билгеләнде, бу Россиянең Кара диңгез ярлары курортлары юнәлешендә пассажирлар йөртүгә ихтыяҗ арту белән бәйле.

Казаннан өстәмә поездлар 3, 15, 21 һәм 27 октябрь, 2, 8, 14, 20 һәм 26 ноябрь, 2 һәм 8 декабрь көннәрендә 12:07 сәгатьтә кузгалачак. Алар киләсе тәүлекнең 12:32 сәгатендә Адлерга килеп җитә. Адлердан поездлар 22:43 сәгатьтә китәчәк, Татарстан башкаласына икенче көнгә 23:10 сәгатьтә килеп җитәчәкләр, дип хәбәр итә Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100