news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанлының үз балконын законсыз үзгәртеп ясавы кеше үлеменә китергән

Шәһәр хакимияте йорт түбәләреннән, балкон өсләреннән боз сөңгеләре эленеп торган очракларда хәбәр итү турында үтенә

(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”). Бүген, Казанның Восстание урамындагы 49 нчы йортның балкон түбәсендә барлыкка килгән боз сөңгесе тыгыз кар белән бергә өзелеп төшү нәтиҗсендә, 1956 елгы хатын-кыз һәлак булган. Торак йортның 5 нче катындагы әлеге балкон конструкциясе фатир хуҗасы тарафыннан законсыз рәвештә үзлегеннән үзгәртеп корылган булган. Бу очракта, РФ Гражданлык кодексының 210 нчы маддәсендә каралганча, милекче үз милкенең торышы өчен үзе җавап бирә. Быел Мәскәү районының идарәче компаниясе йорт милекчеләрен, шул исәптән шушы фатирныкын да, балкон түбәләреннән кар һәм бозларны чистарту кирәклеге хакында берничә тапкыр кисәткән булган. Мөрәҗәгать-үтенечкә колак салмау шушы бүгенге бәлага тардырган да инде, дип хәбәр сала Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

Хәзергә исә һәлак булган кешенең 11 нче поликлиникада медперсонал (сестра-хозяйка) сыйфатында эшләгәнлеге мәгълүм. Казанның Мәскәү районы хакимияте аның гаиләсенә матди ярдәм күрсәтәчәге һәм мәрхүмәне күмү эшләрен оештыруда булышачагы хакында белдергән.

Казан мэриясе Татарстан башкаласы халкына мөрәҗәгать итеп, йорт һәм балкон түбәләрендә боз катып, сөңгеләр эленеп торуын күрүгә үк, шәһәр Башкарма комитетына 292-31-37 “кайнар линия” телефоны яки экология милициясенә 236-66-66 телефоны буенча хәбәр итүне үтенә. Бүген сәгать кичке 6га кадәрге вакытка “кайнар линия” буенча нибары 5 кенә тапкыр шалтыратканнар.


news_right_1
news_right_2
news_bot