news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанлылар «Южный» сәүдә үзәгендә гриппка һәм коронавируска каршы прививка ясата ала

«Южный» сәүдә үзәгенең вакцинация пунктына гриппка каршы вакцина кайткан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Казан Сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Казанда яшәүчеләр вакцинация пунктында гриппка һәм яңа коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясата ала, моны бер үк вакытта эшләргә мөмкин», - дип искәрттеләр Сәламәтлек саклау идарәсендә.

Казанлылар шулай ук яшәү урыны буенча үзләре беркетелгән поликлиникада да прививка ясата ала. Анда вируска каршы «Совигрипп» вакцинасы кайткан инде.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстанга гриппка каршы вакцинаның беренче партиясен китерүләре хакында элегрәк хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100