Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанлылар укытучыларына котлау хатлары аша иң җылы теләкләрен җиткерә ала
Иртәгә, 4 октябрьдә, Укытучы скверында «Мөгаллимгә теләкләр» акциясе оештырыла. Казанлылар үз остазларын бәйрәм белән котлый, хезмәтләре өчен рәхмәт белдерә һәм берничә җылы сүз язып калдыра алачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Оештыручылар рус һәм татар телләрендә сурәтләр төшерелгән котлау хатлары әзерләгән. Катнашучылар ихлас теләкләрен язып, имзалап, хатларны махсус әрҗәгә сала ала.
Парклар һәм скверлар дирекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, чара 12:00 дән 15:00 кә кадәр Подлужная урамындагы 49а йорты адресы буенча үткәрелә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз