news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанлылар мобилизацияләнгән якташлары өчен әйберләр һәм дарулар җыя

Битараф булмаган казанлылар тиздән сугыш хәрәкәтләре зонасына юл тотачак мобилизацияләнгән якташлары өчен беренче чиратта кирәкле әйберләр җыю буенча төркем оештырды.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе төркемне оештыручы Анастасия Сысуева белән аралашты. Ул үзенең ике бала әнисе булуын һәм балалары үзләренең хезмәт бурычын үтәргә юл тоткан аналарның хисләрен бик яхшы аңлавын әйтте.

Анастасия үз коллегалары белән бергә әйберләр җыю буенча пункт ачкан, анда Казанда яшәүчеләр мобилизацияләнгән гражданнарга җылы әйберләр, азык-төлек һәм дарулар китерә ала.

Хәзерге вакытта Казанда яшәүчеләр һәм битараф булмаган татарстанлылар өч пунктка әйберләр китерә ала. Аларның берсе – «Салават күпере» торак комплексындагы Айрат Арсланов урамында, икенчесе – Лагерная һәм Боевая урамнары тирәсендә, өченчесе Васильево бистәсендә урнашкан.

Тагын да төгәлрәк мәгълүматны (кайда килергә һәм ничәдә) +7(919)694-25-00 («Салават күпере») һәм +7(906)320-48-59 (Лагерная, Боевая) телефоннары буенча алырга мөмкин. Васильево бистәсендәге пункт адресы: Мәктәп урамы, 30. Ул 8.00-20.00 сәгатьләрдә эшли, якшәмбе – ял көне.

Хәзерге вакытта хәрбиләргә аеруча кирәкле әйберләр:

медицина кирәк-яраклары: бәйләвеч, пластырь, перекись, яшел су, йод, марля, мамык;

шәхси гигиена әйберләре: сабын, теш щеткасы һәм пастасы, кыскыч (кайчы ярамый), прокладка, тампон;

киемнәр: эчке күлмәк-ыштан, башлык яки башлык асты, тактик һәм кышкы перчаткалар, балаклава, плащ, оекбаш;

азык-төлек: консервалар, чәй, куертылган сөт һ.б.;

приборлар: термос, компас, пәке, металл савыт-саба, батарейкалар һ.б.

«Без кыр шартларында һәм сугыш хәрәкәтләре вакытында кирәге чыгарга мөмкин булган бөтен әйберне кабул итәбез», - диде Анастасия Сысуева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100