news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанлылар Дәүләт Думасының 31 декабрьне ял көне итү турындагы инициативасын хуплады

Казан халкының күпчелеге 31 декабрьне рәсми рәвештә ял көне итәргә тели. Узган ел белән чагыштырганда, быел әлеге идеянең тарафдарлары 83 процентка кадәр арткан. SuperJob.ru сервисы үткәргән сораштыру нәтиҗәләре буенча, Казанда респондентларның 90 проценты Дәүләт Думасының әлеге инициативасын хуплый, бары тик 7 проценты гына аңа каршы чыккан.

Узган ел белән чагыштырганда, 31 декабрьне ял көне итәргә теләгән казанлыларның саны 2 процентка арткан.

Тагын бер ял көне булдыру инициативасының тарафдарлары хатын-кызлар (89 процент) арасында күбрәк (ир-атлар – 78 процент). Респондентларның керемнәре никадәр югарырак булса, 31 декабрьне ял көне дип игълан итү тәкъдимен алар шулкадәр сирәгрәк хуплый. Мегаполисларда яшәүчеләр арасында күбесенчә Волгоград һәм Краснодар (91 процент), Казан (90 процент), Чиләбе һәм Самара (89 процент) халкы 31 декабрь хисабына Яңа ел каникулларын озайтырга тели.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100