news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанлылар җәмәгать транспортының яңа маршрут челтәрен төзүдә катнаша ала

Казанда яшәүчеләр җәмәгать транспорты хәрәкәте схемасын үзгәртү буенча үз тәкъдимнәрен кертә алалар. Шәһәрлеләрнең инициативалары яңа маршрут челтәрен эшләгәндә исәпкә алыначак. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Татарстан башкаласының гамәлдәге җәмәгать транспорты челтәре үзенең нәтиҗәлелеге буенча Россиянең иң зур шәһәрләре арасында лидерлар өчлегенә керә, әмма автомобильләр саны арту белән бәйле рәвештә үсеш таләп итә.

Хәзерге вакытта Автомобиль транспорты фәнни-тикшеренү институты (Мәскәү) Казанда пассажир транспортының яңа маршрут челтәрен эшләү белән шөгыльләнә, ул автобуслар, троллейбуслар, трамвайлар һәм транспорт-күчеп утыру төеннәренең үзара бәйләнешен исәпкә алачак.

Шәһәрлеләрнең тәкъдимнәрен Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты 1 августка кадәр кабул итә. Үз идеяләрегезне KZN.RU сайтында Комитет битендә сылтама буенча калдырырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100