Казанлылар 1 нче номерлы “Яңа ел” автобусында йөри ала
Бу иске Яңа ел хөрмәтенә махсус гамәлгә кертелә
(Казан, 13 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген, ягъни 13 гыйнварда Казан пассажирлары 1 нче номерлы “Яңа ел” автобусында йөри ала. Иске Яңа ел хөрмәтенә, пассажирларның кәефләрен күтәрер өчен, транспорт йөртүчесе һәм кондуктор Кыш бабай һәм Кар кызы киемнәренә киенә.
1 нче номерлы автобуста эшләүче шофер Марат Шәйхуллин һәм кондуктор Анастасия Александрова Яңа елда яраткан әкият персонажлары киемнәренә киенеп, инде казанлыларны сөендергән иделәр. "ПАТП-2"дән хәбәр итүләренчә, шәһәрлеләр, бигрәк тә балалы пассажирлар, әлеге акцияне хуплаган һәм кондукторга яңа ел кәефе булдырулары өчен, рәхмәт җиткергәннәр. Автобус йөртүчесе пассажирларның йөзләрендә елмаю күрүгә сөенеп, ул кондуктор белән бергә бәйрәм кәефен тагы бер көнгә озынайтырга булган, диелә Казан мэриясе хәбәрендә.