news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанлы мошенникларның «куркынычсыз счет»ларына 700 мең сумнан артык акча күчергән

Татарстан башкаласында телефон мошенниклыгының чираттагы очрагы булган. Бу юлы аферистларның кармагына шәһәрдә яшәүче 51 яшьлек ир эләккән.

13 майда зыян күрүченең кесә телефонына билгесез кеше шалтырата, үзен финанс оешмасы хезмәткәре дип таныштыра. Ул ир-атның банктан алган кредитлары белән кызыксына: тискәре җавап ишеткәч, трубкасын куя.

Бераздан зыян күрүченең телефонына мессенджер аша тагын бер кеше шалтырата һәм үзен башка банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип таныштыра. Финанс оешмасының ялган хезмәткәре, хәзерге вакытта ир-атның банк счетыннан акча күчерү бара, һәм аларны саклап калу өчен, кушымта аша «куркынычсыз счет»ка күчерергә кирәк, дип хәбәр итә.

Ир мошенникларның күрсәтмәләрен үтәгән һәм аларга 137 мең сум акча күчергән, ә соңрак – тагын 90 мең сум. Акча алгач, җинаятьчеләр туктамый һәм казанлыга аның исеменә кредит рәсмиләштерелүе хакында хәбәр итә. Аларның сүзләренә караганда, акча урлауга юл куймас өчен, иргә яңа кредит рәсмиләштерергә һәм шулай ук сумманы мошенникларның «куркынычсыз счет»ларына күчерергә кирәк була. Нәтиҗәдә, күчерелгән акчаның гомуми суммасы 700 мең сумнан артып киткән.

«Мәскәү» полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 3 нче бүлеге тарафыннан каралган «Мошенниклык» билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100