news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“KAZANHALAL 2010” халыкара күргәзмә-ярминкәсе 27-29 июньгә билгеләнгән

Җыенда хәләл индустриясендәге чит ил экспертлары катнашу Россиядәге хәләл индустриясенә кагылышлы сорауларга җавап табарга, тәҗрибә уртаклашырга һәм үсеш юлларын та

(Казан, 28 май, “Татар-информ”). “KAZANHALAL 2010” халыкара күргәзмә-ярминкәсе Казанда агымдагы елның 27-29 июнендә уза. Ул Ислам бизнесы һәм финанслары икенче халыкара саммиты кысаларында “Яшәү рәвеше буларак – хәләл” дигән шигарь белән оештырыла.
Оештыруда коммерцияле булмаган Ислам бизнесы һәм финанслары үсеше фонды, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Мөселманнары диния нәзарәте карамагындагы “Хәләл” комитеты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты катнаша.
Күргәзмә-ярминкә Россиядә һәм БДБ илләрендә хәләл секторын үстерү, Россия һәм Бердәмлек җитештерүчеләрен дөньякүләм Хәләл индустриясенә кертүне максат итеп куя. Анда Россия, Татарстан һәм чит илләрнең бизнес-берләшмәләре вәкилләре катнашыр дип көтелә.
Күргәзмә-ярминкә “Ит һәм сөт җитештерү”, “Икмәк ризыклары пешерү”, “Әзер продуктлар, ярымфабрикатлар”, “Җәмәгать туклануы (рестораннар, кафелар)”, “Туризм, косметика, фармацевтика”, “Архитектура, төзелеш оешмалары”, “Кием, текстиль, аксессуарлар”, “Нәшрият”, “Мәгариф” һәм “Ингредиентлар” юнәлешләре буенча оештырыла.
Әлеге чарада катнашу Россия һәм чит илләрнең хәләл товарлар һәм хезмәтләр тәкъдим итүчеләре белән эшлекле элемтәләр урнаштырырга, үз бизнесыңа инвесторлар, дистрибьюторлар һәм зур ритейлерларны җәлеп итәргә, Россия һәм чит илләрдә компанияңне тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә.
ТР Мөселманнары диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, җыенда хәләл индустриясендәге чит ил экспертлары катнашу Россиядәге хәләл индустриясенә кагылышлы сорауларга җавап табарга, тәҗрибә уртаклашырга һәм үсеш юлларын табарга булышачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot