news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанга күргәзмәдә катнашырга 50дән артык ат киләчәк

Казанга күргәзмәдә катнашырга 50дән артык ат киләчәк

(Казан, 14 июнь, "Татар-информ", Ирина Пашкеева). 15-18 июньдә республика башкаласының "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәге территориясендә үтәчәк 5нче махсуслаштырылган "Кони мои, кони" күргәзмәсенә 10 мең кеше килер, дип көтелә. Казанда Россия һәм чит илләрдән 70тән артык катнашучы җыячак күргәзмәдә ат абзары реставрацияләү һәм төзү экспозициясе, җайдак, ат тотучы, экипаж өчен һәм атны җигү кирәк-яраклары, ветеринария препаратлары, спортчы һәм спорт атлары әзерләү буенча яңа ысуллар тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмә кысаларында Россия ат караучыларының IV чемпионаты, "Россиядә ипподром эшен үстерү" һ.б. семинар-киңәшмәләр үтәчәк. Күргәзмәгә 50дән артык төрле нәселдәге атлар килүе ниятләнә. Экспертлар лар арасында Абсолют чемпион, Яшь абсолют чемпион, вице-чемпион һәм күргәзмә медалистларын билгеләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100