news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанга ФИФА ның инспекция комиссиясе килде

Татарстан башкаласында ФИФА инспекторлары 45 тамашачыга исәпләнгән яңа футбол стадионы төзелеш мәйданчыгын караячак

(Казан, 18 август, “Татар-информ”). Бүген Казанга ФИФА ның инспекция комиссиясе килде. “Казан” Халыкара аэропортында комиссия әгъзаларын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов каршы алды.
Инспекция комиссиясе әгъзаларын РФ спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко озатып йөри.
Кунаклар өчен “Казан” Халыкара аэропортының кыскача презентациясе үткәрелде. Аэропорт вәкилләре аның үткәрү сәләте, һава суднолары паркы һәм реконструкция этаплары хакында сөйләде. “Казан” аэропортын төзекләндерү эшләре 2013 елда тулысынча төгәлләнәчәк.
Аэропорттан ФИФА ның инспекция комиссиясе әгъзалары спорт объектлары белән танышырга китте. Алар 45 тамашачыга исәпләнгән яңа футбол стадионы төзелеш мәйданчыгын, Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетының “Олимп” футбол стадионын һәм башка объектларны караячак, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100