news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

KazanExpress үзенең атамасын татарларга кагылышлы итеп үзгәртте

2017 елда нигез салынган Татарстан маркетплейсы – KazanExpress үзенең сайтындагы исемен рус телендә «Татары везут» дип үзгәрткән. Шул ук вакытта сайтның дизайны һәм адресы элеккечә калды.

Исем үзгәртү флешмобын кичә Wildberries интернет-кибете башлап җибәрде. Хәзерге вакытта бу сайтның элеккеге исемен кире куйганнар. Җиләкләр белән бизәлеше калган.

Маркетплейстан соң флэшмобка Иннополис кушылды – хәзер шәһәрнең сайты «Новоград» дип атала.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100