news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Казандагы юлларны асфальт-бетон белән каплаячаклар

^Казандагы юлларны асфальт-бетон белән каплаячаклар

(Казан, 9 март, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Яз килү белән Казанның төрле өлешләрендә юлларны ремонтлый башлаячаклар. Шәһәр эчке объектларны агымдагы тәртиптә тоту һәм үстерү департаменты мәгълүматларына караганда, асфальт-бетон җәеләчәк урамнар исемлегендә Вишневский һәм Оренбург тракты, Пушкин урамы (Ирек мәйданыннан Островский урамына кадәр), Зур Кызыл урамы (Толстой урамыннан Ирек мәйданына кадәр өлеше), Н.Ершов (Толстой урамыннан Совет мәйданына кадәр), Горький, К.Маркс, Сул һәм Уң Болак, Академик Арбузов, 2-нче Азино бар. Моннан тыш, “Казан” мәдәни күңел ачу үзәге алдындагы һәм Базар мәйданындагы юлларны да төзекләндерү планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100