news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казандагы Россия Ислам университетында чыгарылыш кичәсе булды

Казандагы Россия Ислам университетында чыгарылыш кичәсе булды

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Кичә Казандагы Россия Ислам университетында (РИУ) шәкертләрнең чыгарылыш кичәсе булды. Быел университетны дүрт ел дәвамында ике, ягъни Коръән һәм Шәригать факультетларында белем алган сигез шәкерт тәмамлады.

– Университетта укулар 23 июньдә төгәлләнергә тиеш булса да, быел аеруча зур вакыйга, ягъни бу айда Кол Шәриф мәчетен ачу (ул 24 июньгә туры килә) тантанасы булганлыктан, аны бераз тизләтергә булдык. Мәчет ачу чарасында безнең дә шәкертләр катнаша, шуңа калган вакытны әзерлек эшләренә багышладык, - ди университетның уку-укыту буенча проректоры Габдерәшит Закиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100