news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казандагы 20нче санлы китапханәгә 35 ел тула

Казандагы 20нче санлы китапханәгә 35 ел тула

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ», Дания Моисеева). Казан шәһәренең 20нче санлы китапханәсе бу көннәрдә үзенең 35 еллыгын билгеләп үтә. Язучылар берлеге бинасы каршындагы китапханә яшь каләм ияләрен дә үзенә ияләштергән.

Биредә һәр якшәмбе саен шагыйрә Наилә Ахунова җитәкчелегендәге «Ак карга» («Белая ворона») исемле әдәби клуб әгъзалары җыела. Китапханәдәге пианино да еш яңгырый. Чөнки Любовь Ложкина җитәкчелегендәге китапханә хезмәткәрләре бик кунакчыл. Китап сөючеләрдән тыш монда әдипләр һәм сәнгать осталары белән дә очрашулар оештырыла. Китапханәдә язучылардан Мөсәгыйть Хәбибуллин, Равил Бохараев һәм Салават Юзеевнең дә кунакта булганы бар. Мәскәүдән һәм Россиянең башка шәһәрләреннән дә бирегә кунаклар килгәли. Мәсәлән, быел «Октябрь» журналы хезмәткәре Илдар Әбүзәров та монда булып китте.

Китапханәдә татар әдәбиятына багышланган зал да бар. Аның бер почмагында татар язучысы Гариф Ахуновның юбилее уңаеннан аңа багышланган күргәзмә урын алган. Бәләкәй генә бу китапханә шушы тирәдә яшәүчеләр өчен үзенчәлекле мәдәният учагы булып тора.

Кызыклы тарихлы бу китапханә Мөштәри урамында, тарихи һәйкәл булган йортта урнашкан. Биредә 1887нче елда В.Ульяновны университет сходкасыннан соң кулга алулары хакында язылган мемориал такта эленгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100