Казанда «зебра»да 21 яшьлек кызны бәрдергән машина йөртүче авария урыныннан качып киткән
Юл-транспорт һәлакәте 9 апрельдә Чуйков урамында булган.
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Казанда җәяүлеләр юлында 21 яшьлек кызны бәрдергән машина йөртүчене эзлиләр, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән.
Юл-транспорт һәлакәте 9 апрельдә Чуйков урамындагы 52нче йорт янында булган.
Кыз «зебра»дан юл аркылы чыгып барганда, аны билгесез автомобиль бәрдергән һәм авария булган урыннан качып киткән.
Нәтиҗәдә, зыян күрүче төрле тән җәрәхәтләре алган.
Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе әлеге хәлне үз күзләре белән күрүчеләр булса, 5-333-819, 5-333-848 телефоннары буенча хәбәр итүләрен сорый.