Казанда Завойский урамында җәяүлеләр һәм транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча чикләү кертелә
Казанның Завойский урамында җәяүлеләр һәм автомобиль транспорты өчен хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк. Бу хакта Казан мэриясе порталы хәбәр итә.
Вакытлыча чикләү җылылык үткәргеч магистрален төзекләндерү белән бәйле, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.
Аерым алганда, 26 майдан 9 июньгә кадәр Завойский урамындагы 14 нче йорт янында тротуар җәяүлеләр өчен ябык булачак.
Моннан тыш, 27 - 29 май көннәрендә Завойский урамындагы 1а номерлы сәүдә павильоныннан (3 корпус) 14 нче йортка кадәрге участокта транспорт хәрәкәте чикләнә, диелә хәбәрдә.