news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанда Зөфәр Гыймаевның шәхси күргәзмәсе оештырыла

19 гыйнвар көнне «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә рәссам Зөфәр Гыймаевның күргәзмәсе ачылачак

(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”). 19 гыйнвар көнне «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә рәссам Зөфәр Гыймаевның күргәзмәсе ачылачак. Чара авторның 60 яшьлеге уңаеннан оештырыла.
Экспозициядә рәссамның 76 хезмәте тәкъдим ителәчәк. Шулар арасында 64 – рәсем, 12 – графика әсәре. Зөфәр Гыймаев сәнгатьнең төрле - тематик картина, пейзаж, портрет кебек жанрларда уңышлы иҗат итә. Аеруча портрет ясау осталыгында ул югары биеклеккә күтәрелә. Рәссам татарның атаклы шәхесләре - Салих Сәйдәшев, Бакый Урманче, Гайшә Рахманкулова монументаль образларын тудыра.
Рәссам иҗатында пейзаж киң урынны алып тора. Зөфәр Гыймаевның хезмәтләре бүгенге татар авыллары тормышына багышлана. Бу картиналарда әдипнең авыл тормышын яхшы белгәне күренә. Мәсәлән, «Әбигә хат килде» картинасы Казанда узган “Зур Идел” күргәзмәсендә тәкъдим ителә.
Зөфәр Гыймаев 1951 елда Үзбәкстанның Нәманган шәһәрендә туа. Казан сәнгать училищесында (1966-1970), И.Репин исемендәге Ленинград рәсем, сын һәм архитектура институтында (1970-1976) белем ала. 1978-1980 елларда СССР Сәнгать академиясендә Харис Якупов иҗади остаханәсендә укый.
1976-1978, 1980-1983 елларда Казан сәнгать училищесында укыта. 1978-1997 елларда Тимерьюлчылар Мәдәният сарае каршындагы “Бип” пантомима студиясе белән җитәкчелек итә. 2-нче татар гимназиясендә, Цирк мәктәбендә пантомима өйрәтә. 2001-2008 елларда ТР Рәссамнар берлегенең Сәнгать фондында эшли. 2008 елда – ТР Рәссамнар берлеге һәм Россия Рәссамнар берлегенең Татарстандагы бүлеге рәисе.
Зөфәр Гыймаев 1970 елдан бөтенсоюз, бөтенроссия, зональ һәм республика күргәзмәләрендә актив катнаша. Аның әсәрләре Төркия, Словакия халыкара күргәзмәләрендә күрсәтелә. Шәхси күргәзмәләре дә Словакия, Казан, Яшел Үзән калаларында тәкъдим ителә. Аның хезмәтләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее, Красноярскиның В.Суриков исемендәге Сынлы сәнгать музее, С.Сәйдәшев музее, Әлмәт картиналар галереясе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Россия, Польша, Словакия, Чехия, Алмания, Төркия, Израиль, Франция, Англия, Америка һәм башка дәүләтләрдәге шәхси тупланмаларында саклана.
2002 елда Зөфәр Гыймаевка “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем бирелә. 2003 елда ул - Бакый Урманче премиясе лауреаты, ә 2005 елда исә Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек дип табыла. Бу турыда ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100