news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда өйләнешүчеләр саны ике тапкыр арткан

Үзәк никахлашу сарае яңа өйләнешүчеләргә хезмәт күрсәтеп өлгерә алмый. Шунлыктан никахларны “Корстон” кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында теркәргә туры килә

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Казанда өйләнешүчеләр саны ике тапкыр арткан. Үзәк Никахлашу сарае яңа өйләнешүчеләргә хезмәт күрсәтеп өлгерә алмый. Шунлыктан “Корстон” кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында ЗАГСның үзенчәлекле филиалын ачарга туры килгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Үзәк никахлашу сараеннан хәбәр иттеләр.
Белгечләр хәбәр иткәнчә, июль һәм август айларында, кагыйдә буларак, гаилә корырга теләгән яшь казанлыларның саны ике тапкыр арта. Мисал өчен, хәзер җомга көннәрендә 50 гә якын никах теркәргә туры килә, елның башка вакытында аларның саны ике мәртәбә азрак була. Быел исә Үзәк никахлашу сарае хезмәткәрләре никахларны теркәп өлгерә алмаганлыктан, бу эшне “Корстон”да оештырырга мәҗбүр булды. Кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында тантаналы чаралар Достоевский залында үткәрелә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100