Казанда яшь сәләтле мөгаллимнәрне сайларлар
Бүген Татар дәүләт гуманитар-педагогия университетында “Иң яхшы яшь мөгаллим-2011” бәйгесенең финал ярышы уздырыла.
(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”). Бүген Татар дәүләт гуманитар-педагогия университетында “Иң яхшы яшь мөгаллим-2011” бәйгесенең финал ярышы уздырыла.
Анда 6 яшь укытучы ике бирем башкарырга, аерым алганда, мөгаллимнәр мәгълүмат технологияләрен кулланып, “Мин һәм минем һөнәрем” иҗади презентациясен тәкъдим итәргә һәм дәрестән өзек күрсәтергә тиеш була.
Чараның максаты – яшьләр арасында укытучы һөнәре абруен күтәрү, аларга ярдәм һәм теләктәшлек күрсәтү, югары белем бирү системасында укыту һәм тәрбияләүдә инновацион технологияләрне таныту, шәһәрнең яшь сәләтле мөгаллимнәрен барлау, дип хәбәр итә бәйгене оештыручылар.