news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда яшәүчеләр хезмәткә түләүнең үзләре теләгән минималь күләмен атады

Казанда яшәүчеләр фикеренчә, шәһәрдә хезмәткә түләүнең минималь күләме 35,2 мең сум тәшкил итәргә тиеш. SuperJob сервисы үткәргән сораштыру нәтиҗәләре шуны раслый.

«2023 елда илдә хезмәткә түләүнең минималь күләме 6,3 процентка артып, 16 242 сум тәшкил итәр дип көтелә. Әмма мегаполисларда яшәүчеләр арасында хезмәткә түләүнең минималь күләме буенча хәтта иң тыйнак уртача таләпләр дә планлаштырылган суммадан ике тапкыр артып китә», - дип искәртә сервис белгечләре.

Казанда хезмәткә түләүнең шәһәрдә яшәүчеләр теләгән минималь күләме 35,2 мең сумга тигез. 2022 елның апрелендә ул – 33,5 мең, 2022 елның гыйнварында – 33,4 мең, 2020 елның ноябрендә 32,3 мең сум булган.

Быелның апреленә мегаполиста яшәүчеләрнең хезмәткә түләүнең минималь күләменә карата таләбе 2 процентка арткан. Мәскәү халкы аена 43,5 мең сум алу турында хыяллана, өстәвенә Россия башкаласы әлеге күрсәткеч буенча мегаполислар арасында беренче урынны яулаган. Беренче өчлеккә шулай ук Владивосток (40,9 мең сум) һәм Хабаровск (40,7 мең сум) шәһәрләре дә кергән.

Хезмәткә түләүнең минималь күләменә карата иң тыйнак таләпләр - Пенза (33,7 мең сум) һәм Оренбург (33,9 мең сум) шәһәрләрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100