news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанда яшәүче телефон мошенникларына 315 мең сум күчергән

Казанда яшәүче 23 яшьлек кызга шалтыратучы үзен таможня хезмәткәре дип таныштырган. Ул ниндидер Антон тоткарлануы, ә анда кызның документларының күчерелмәсе булуы турында сөйләгән. Аннары шалтыратучы кыздан банк мәгълүматларын сорый башлаган. Алга таба кыз белән сөйләшүне янәсе банк хезмәткәре дәвам иткән, ул кыз исеменә билгесез кешеләр кредит рәсмиләштерүләре турында әйткән.

Бу операцияне гамәлдән чыгару өчен кызның үзенә кредит рәсмиләштерергә һәм акчаны шалтыратучы әйткән хисапка банкомат аша күчерергә кирәклеген әйткәннәр. Шулай итеп, кыз мошенникларга 315 мең сум акча күчергән.

Аннары кызга тагын бер тапкыр шалтыратканнар, ул үзен Казаннан тикшерүче дип таныштырган. Ул кызны беркетмә төзү өчен үзенә чакырган. Соңрак кыз андый хезмәткәр булмавын белгән. Ул мошенниклар корбаны булуын аңлагач полициягә мөрәҗәгать иткән, анда «мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатканнар. Хәзер полиция җинаятьчеләрне эзли.

Россия Эчке эшләр министрлыгы Казан буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, мошенниклар корбаны булмас өчен, таныш булмаган кешеләргә шәхси һәм банк мәгълүматларын хәбәр итәргә ярамый. Шикле кешеләрдән килгән теләсә нинди мәгълүматны җентекләп тикшерергә һәм билгесез хисапларга акча күчермәскә кирәк.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100