news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Яһүд музыкасы IV халыкара фестивале була

Ул халыклар арасында тынычлык һәм дуслыкны ныгыту максатыннан, гамәлгә ашырылган проект

 (Казан, 2 сентябрь, “Татар-информ”). Иртәгә Казанда Яһүд музыкасы IV халыкара фестивале була. Татарстан башкаласының Профсоюз урамында open air форматында үткәреләчәк бу мәдәни чара сәгать 15.00 дә ачылыр дип көтелә.

Концерт программасы “Симха” ансамбле ачып җибәрәчәк, анардан соң исә Израильнең танылган барды Ханан Йовель, Казан консерваториясенең Ринат Халитов җитәкчелегендәге “Tatarica” оркестры, “Казан егетләре” төркеменең дә тамашачы каршында чыгыш ясаячак.

Авторлык җырларын Мәскәүдән килгән “Ойфн ве” (“Юлда”) дуэты тәкъдим итәчәк. Традицион һәм заманча клезмер белән исә Көнбатыш Украинадан килгән “Варничкес” иҗат төркеме таныштырачак. Сәхнәдә шулай ук Казан консерваториясе триосы һәм Грузиянең “Шир” ансамблен дә күрергә мөмкин булачак, дип хәбәр итә оештыручылар. Кичке программада виртуоз торбачы Вадим Эйленкриг, “Зайтгезунд” (Брянск) клезмер коллективы, “Gefilte Drive” Израиль төркеме чыгыш ясар дип көтелә.

Казанда Яһүд музыкасы халыкара фестивале халыклар арасында тынычлык һәм дуслыкны ныгыту максатыннан гамәлгә ашырылган проект.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100