Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда "Яңа дулкын"ны үткәрүне яклап язган хатлар Владимир Путинга тапшырылган
РФ Президентының кабул итү бүлмәсенә 100 меңнән артык бюллетень җиткерелгән
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүгә, РФ Президенты кабул итү бүлмәсенә 100 меңнән артык бюллетень җиткерелгән, аларда Казан кешеләре Владимир Путинга "Яңа дулкын" фестивален Татарстан башклаасына күчерү үтенече белән мөрәҗәгать итә.
Искә төшереп үтик: фестивальне Казанга күчерү башлангычы Казан шәһәре Думасының чираттагы сессиясе барышында туды. Ул чакта депутатлар РФ мәдәният министры Владимир Мединский һәм композитор Игорь Крутойга популяр фестиваль-конкурсны ТР башкаласында үткәрү турында рәсми тәкъдим белән мөрәҗәгать итәргә карар кылдылар.
Бу фикер ММЧта киң яңгыраш алып кына калмыйча, Казан халкында зур теләктәшлек тә тапты. Ашыгыч төстә "Казанда "Яңа дулкын үткәрү яклы" иҗтимагый комитеты төзелде. Ул РФ Президентына мөрәҗәгатькә имзалар җыю эшен башлады. Берничә көн дәвамында Казанда вуз һәм сәүдә үзәкләрендә имза җыю буенча 30лап пункт эшләде.
4 декабрьдә ел саен уздырылучы "Яңа дулкын" музыка фестивален Татарстан башкаласына күчерүгә теләктәшлек йөзеннән флешмоб оештырылды. Иртән "Казан" Гаилә үзәге каршындагы мәйданчыкта меңләгән укучы, махсус урта һәм югары уку йортлары студентлары, фестивальне Казанда үткәрү теләге белән янган башка кешеләр җыелды. Алар бөтенесе бергә тезелеп, "Казань за "Новую волну" дигән гигант язу хасил итте. Аннары РФ Президентына язылган мөрәҗәгатьләр төялгән микроавтобусларны Мәскәүгә озаттылар.
Өч көн эчендә әлеге мөрәҗәгатьләрне 100 мең кеше имзалаган. Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүген әлеге микроавтобуслар Мәскәүгә, РФ Президенты кабул итү бүлмәсенә барып җиткән. "Казан яшьләре" иҗтимагый оешмасы лидеры Алинә Якупова белдергәнчә, Мәскәүгә сәфәрнең төп максаты - Казанның "Яңа дулкын" фестивален кабул итәргә әзерлеген күрсәтү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз