news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанда химиклар импортны алмаштыру өчен полиэтилен җитештерә башлады

Казанда химиклар упаковка җитештерүчеләр өчен полиэтилен чыгара. Элек упаковка өчен Европада җитештерелгән полиэтилен һәм компонентлар кулланылган.

Көнбатыш санкцияләре полимерларга бәяләр артуны, шулай ук кертелә торган чималның кыйммәтләнүенә китерде. Хәзер Химиклар тәкъдим иткән маркалар импортны алыштырырга һәм илебез компонентларын кулланып җитештерү технологиясенә күчәргә мөмкинлек бирде. Яңа методика чимал сатып алуга чыгымнарны киметергә ярдәм итә.

Март аенда ук РФ Президенты Владимир Путин икътисадны мобилизацияләү һәм импортны алыштыруны формалаштыруның кирәклеге турында белдерде.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100