news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда хәрби комиссариатка ут төртмәкче булган мәктәп укучысын өй арестына озаттылар

Казанның Совет районы суды шәһәрнең Совет районында урнашкан хәрби комиссариатка ут төртмәкче булган мәктәп укучысына карата чик кую чарасын билгеләде. XI сыйныф укучысын 2 декабрьгә кадәр өй арестына озаттылар.

Мәктәп укучысына карата чик кую чарасын билгеләү мәсьәләсе каралган утырыш ябык ишекләр артында узды.

Искәртеп үтәбез, кызны 3 октябрьдә тоткарладылар. Ул яндыра торган катнашма ярдәмендә хәрби комиссариатка ут төртергә уйлаган. Әмма кыз ыргыткан шешә бинага барып җитмәгән һәм бары тик үләнне генә яндырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100